«Россия электрон дөньяда» Бөтенроссия интерактив олимпиадасы

Яңа уку елында Президент китапханәсе унынчы тапкыр тарих, җәмгыять белеме һәм рус теле фәннәре буенча «Россия электрон дөньяда» Бөтенроссия интерактив олимпиадасын үткәрә.

Быел беренче тапкыр Президент китапханәсе, Санкт-Петербург дәүләт университеты белән берлектә, 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары һәм чит ил гражданнары булган студентлар өчен «Рус телен чит тел буларак өйрәтү» фәне буенча олимпиада үткәрә.

Олимпиада илебезнең әйдәп баручы югары уку йортлары тарафыннан хуплана, алар олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына әлеге югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирә.

Олимпиадада урта (тулы) гомуми белем бирү программалары буенча укучылар (россия, шулай ук чит ил гражданнары) катнаша ала. Катнашучылар  ерактан торып  Анкета-гаризаны тутырырга тиеш.

Олимпиада барлык фәннәр буенча да берничә этапта уза. Тарих, җәмгыять белеме һәм рус теле буенча олимпиаданың беренче этабы 2019 елның 19 сентябрендә, «Рус телен чит тел буларак өйрәтү» фәне буенча 2019 нчы елның 1 октябрендә старт ала. Сайлап алу этапларының биремнәре олимпиада сайтында дистанцион рәвештә башкарыла.

Олимпиаданың йомгаклау этабы Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Президент китапханәсенең ерактагы уку залларында үткәрелә.

Проект турында мәгълүмат ролигы һәм тулырак сайтта: http://olympiada.prlib.ru.