«Россия – минем тарих» тарихи паркы

«Россия – минем тарих» тарихи парклары – Россиядә иң масштаблы экспозицияләр комплексы (кара: https://myhistorypark.ru).

Мультимедияле тарихи парклар Россия Федерациясенең  күп төбәкләрендә  – Волгоград, Екатеринбург, Краснодар, Махачкала, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Ростов-Дон, Самара, Санкт-Петербург, Сарытау, Ставрополь, Төмән, Уфа, Көньяк-Сахалин, Якутск шәһәрләрендә ачылды. Шундый ук парк Казанда да бар. Казанның тарихи паркы - борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дәүләт үсеше тарихы турындагы белемнәрне заманча чагылдыручы мультимедияле парк. Аның экспозициясе 5,5 мең кв. метрдан артык мәйданны били.

Паркны оештыручылар Россия тарихын якты, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта дөрес чагылдыру өчен барысын да эшләгәннәр.

Тарихи парк сенсорлы экраннар һәм өстәлләр; күп сыйдырышлы кинотеатрлар; лайтбокслар; коллажлар; проекторлар һәм планшетлар белән җиһазландырылган. «Россия – минем тарих» мультимедияле паркында экскурсия хезмәте күрсәтүгә, квестлар, уеннарга заказ бирә аласыз.

Татарстан Республикасы китапханәләре парк территориясен мәдәни, патриотик һәм тарихи-агарту юнәлешендәге чаралар үткәрү өчен куллана ала.

Мультимедияле парк «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан.

Контаклар: Оренбург тракты, 8. Телефон: 8-962-571-30-27; 8 (843) 202-29-27

Email: historypark.kzn@yandex.ru