Казанда «Милли байлык буларак балалар укуы» исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Конференция эшендә бөтен илдән җыелган балалар китапханәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасының балалар язучылары һәм китап индустриясе белгечләре катнашты.

Конференциянең  спикерлары − Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев, «Яңа балалар китабы» һәм «Книгуру» премияләре лауреаты, язучы Анастасия Строкина (Мәскәү), Х. К. Андерсен исемендәге премия лауреаты,балалар китапларының рәссам-иллюстраторы Игорь Олейников (Мәскәү).

Фикер алышына торган темалар арасында: балалар укуын үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары, балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Программада шулай ук мастер-класслар, китап күргәзмәләре һәм иллюстраторлар күргәзмәләре дә бар.

Яңалыкның тулы текстын түбәндәге сылтама буенча карарга була:

http://mincult.tatar.ru/rus/index.htm/news/1495050.htm