«Мәдәни марафон»

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Яндекс» компаниясе белән берлектә мәдәният учреждениеләрен һәм белем бирү оешмаларын  ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Мәдәни марафон» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясендә катнашырга чакыралар.

«Мәдәни Марафон»ның максаты –  илебез мәдәниятен һәм гомуми мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру,  укучыларны рухи, эстетик һәм сәнгати яктан үстерү, үсеп килүче буынның мәдәни белемлелеген күтәрү.

Марафон биремнәре авторлар коллективы тарафыннан дүрт юнәлеш буенча эшләнә: архитектура, музыка, кино, театр. Марафон проект эшчәнлеге буенча әзер дәресләр сценарийларын һәм укучыларның 3 яшь төркемнәре өчен тест үткәрү сорауларын күздә тота: 1-4 сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар һәм 10-11 сыйныфлар.

Марафон 2019 нчы елның 1 октябреннән 14 ноябренә кадәр арада уздырыла − проект эшчәнлеге буенча дәресләр 1 октябрьдән  31 октябрьгә кадәр, тест өлеше 1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр.

Марафонда 1-11сыйныф укучылары, педагоглар (сыйныф җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укытучылары музыка, дөнья мәдәнияте, рәсем сәнгате укытучылары; методистлар), китапханәчеләр һәм педагог-китапханәчеләр катнаша ала. Катнашу ирекле һәм түләүсез.

«Яндекс.Учебник» порталының Марафон сайтында (https://education.yandex.ru/culture/) теркәлергә һәм Марафон турында Нигезләмә белән танышрга була.