Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләр директорлары еллык киңәшмәсе узды

2019 нчы елның 15 апрелендә «Ногай» кунакханә комплексының «Тукай» җыелышлар залында Татарстанның республика һәм муниципаль китаханәләр директорлары еллык киңәшмәсе узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре, республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты. Киңәшмә кысаларында   Россия китапханәләр ассоциациясе вәкилләре,  Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе, Мәскәү шәһәренең М. А. Светлов исемендәге Үзәк яшьләр китапханәсе, Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре катнашында «Уңышлы китапханә» фикер алышу-бәхәс утырышы узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан  Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм  милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев  мөрәҗәгать итте. «Уңышлы китапханә» фикер алышу-бәхәс утырышын Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова ачты. Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе директоры, Россия китапханәләр ассоциациясе вице-президенты Ирина Борисовна Михнова  үзенең чыгышында гомум файдаланудагы китапханә эшчәнлегенең модель стандарты нигезендә Россия  Федерациясенең муниципаль китапханәләрен модернизацияләү концепциясе турында сөйләде.

Шул ук вакытта  Хельсинки һәм Амстердам шәһәрләре китапханәләре концепцияләре дә каралды.

Икътисад фәннәре кандидаты Антон Александрович Пурник (Мәскәү шәһәре) Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсендә цифрлы тирәлек булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башлыча, автоматлаштырылган китап бирүне тәэмин итү, RFID-технологияләрне китапханә эше практикасына кертү, виртуаль кинозал, яңа технологияләр ярдәмендә файдаланучылар белән актив хезмәттәшлек итү турында сөйләде. Педагогика фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният иниституты ректоры вазифасын башкаручы Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева Казан дәүләт мәдәният институтында китапханә-мәгълүмат өлкәсендә белгечләр әзерләү  проблемалары һәм перспективалары хакында искәртте.

М. А. Светлов исемендәге Үзәк яшьләр шәһәр китапханәсенең (Мәскәү шәһәре) директор урынбасары Кристина Витальевна Чукалина эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре − китапханә киңлекләрен заманча бизәү, методик эш, проектлар һәм чаралар, шәһәр китапханә челтәре вакыйгаларына күзәтү турында сөйләде. Фикер алышу-бәхәснең икенче өлешендә модератор буларак Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында хәзерге китапханәне төзүдәге актуаль мәсьәләләрне  билгеләде.  

Фикер алышу-бәхәстә республика китапханәләр берләшмәсе вәкилләре дә актив катнашты. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстанның Алабуга, Тукай, Аксубай, Чистай районнарыннан килгән вәкилләрнең чыгышлары да катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.

Фикер-алышу бәхәскә йомгак ясап Ирада Хафизҗан кызы Әюпова әлеге форматта ешрак очрашырга дигән тәкъдим ясады. Мәскәү кунаклары рәхмәт сүзләре белән очрашуның җылы атмосферасын, эшләнгән эшләрнең нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр, Татарстан Республикасында китапханә эшенең уңышлы үсешенә ышанычларын белдерделәр.

«Татар-информ» фотогалереясе − https://www.tatar-inform.ru/photo/2019/04/15/12529/#1