«Руслан» автоматлаштырылган китпаханә системасы» белем бирү программасы буенча белем күтәрү курслары

2019 нчы елның 25 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр Яр Чаллы, Теләче, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара районнарының һәм Казан шәһәренең ҮКС китапханә хезмәткәрләре «Руслан» автоматлаштырылган китпаханә системасы»: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча оештырылган квалификация күтәрү курсларында укулар узалар. Курсларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базасында «Электрон язылу һәм файдаланучыларны яңадан теркәү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Автоматлаштырылган китап бирү», «Автоматлаштырылган эш урыны «Туплау һәм каталоглар оештыру», «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталы» темалары буенча семинар дәресләр үткәрелә. Практик дәресләрдә методик ярдәмлекләр һәм тарату материаллары кулланыла, тыңлаучылар китапханәләрнең әйдәп баручы китапханәчеләреннән киңәшләр алалар.