Китапханә инновацияләренең өченче Бөтенроссия конкурсы

Россия дәүләт китапханәсе өченче тапкыр китапханә инновацияләренең Бөтенроссия бәйгесен үткәрә.

Проектның максаты − илнең китапханә учреждениеләре тарафыннан кертелгән иң яхшы оештыру-идарә итү, маркетинг һәм технологик инновацияләрне ачыклау.

Конкурста Россия Федерациясенең теләсә кайсы китапханәсе катнаша ала.

Конкурска китапханә эшчәнлегенә уңай йогынты ясаган яисә уңай йогынты ясый башлаган кертелгән яңалык (инновацияләр) тасвирланган гаризалар кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен бәйгенең сайтында теркәү онлайн-формасын тутырырга кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://innolibaward.rsl.ru/