«Ел китабы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

2019 нчы елның 15 нче мартында ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләреннән торган жюри «Ел китабы – 2017» бәйгесенә йомгак ясады.

Иң күп укылган китапларны билгеләүдә  республикабызның 1510 китапханәсе катнашты. Конкурска 328 китап тәкъдим ителде, шуларның 46-сы – чәчмә әсәрләр (проза), 48-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 36-сы – балалар әдәбияты, 58-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри  һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

Татар телендәге чәчмә әсәрләр:

  • 1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;
  • 2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада...»;
  • 3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.

Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Татар телендәге тезмә әсәрләр:

  • 1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;
  • 2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;
  • 3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин – табылдыклар өстәле» китаплары алды.

Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге балалар әдәбияты:

  • 1 урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;
  • 2 урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;
  • 3 урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.

Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:

  • 1 урын Фирүзә Җамалетдинованың «Рассказы»;
  • 2 урын Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся!»;
  • 3 урын Ольга Иванованың «Нурсолтан» китапларына бирелде.

Равилә Шәйдуллина-Моратның «Ялантау» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

  • 1 урынга Нурмөхәммәт Хисамовның «Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе»;
  • 2 урынга Фираз Харисов белән Чулпан Харисованың «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»;
  • 3 урынга Туфан Миңнуллинның «Безгә бер җыр кирәк» китаплары чыкты.

Нурзия Сергееваның «Тылсымлы бизәк=Магия узора» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

  • 1 урынны Булат Солтанбәковның «Гумер Усманов»;
  • 2 урынны Азат Әхмәдуллинның «Фатхи Бурнаш»;
  • 3 урынны Рушан Шәмсетдиновның «Живопись. Графика» китаплары алды.

Сергей Беловның «Татарские промышленники», Руслан Бушковның «Казанское угощение» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.