«Лидер» («Әйдәп баручы)», «Иҗади эзләнү» һәм «Ел китабы − 2017» республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү

2019 нчы елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Кремль ур., 33 йорт) Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләр директорларының еллык киңәшмәсе кысасында «Лидер», «Иҗади эзләнү» һәм «Ел китабы − 2017» республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина ачты. Ул республика китапханәләренең эш нәтиҗәләре, казанышлары, киләчәккә бурычлары турында сөйләде. Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, «Гранд» фирмасы генераль директоры Рифат Гаяс улы Сараҗетдинов (Мәскәү шәһәре) катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

«Лидер» һәм«Иҗади эзләнү» республика конкурслары җиңүчеләренә һәм катнашучыларына Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының дипломнары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» республика бәйгеләре җиңүчеләренең проектларын тәкъдир итү зур кызыксыну белән кабул ителде:

  •  «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе (Китапханә эшчәнлегенә яңача эш алымнары кертү);
  • «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр ситемасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе («Date&coffe кофеханәсендә шигъри кичә» проекты);
  • «Алабуга муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 5 номерлы шәһәр китапханәсе («Библиоинновацияләр: китапханәнең яңарышы» проекты);
  • «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 3 нче номерлы Бизәкә авыл китапханәсе («Бизәкә.рф» интернет ресурсы).

«Ел китабы −2017» республика бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Әлеге күркәм бүләкләү тантанасында конкурста җиңеп чыккан китапларның авторлары – әдипләр һәм галимнәр, жюри әгъзалары, нәшриятлар һәм вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре, Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты.

 2017 елда нәшер ителеп, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларның авторларына дипломнар тапшырылды:

«Татар телендәге чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урын − Дания Гайнетдинова «Ялгыз таган»;

2 урын − Фарсель Зыятдинов «Ата күңеле балада...»;

3 урын − Рафаил Газизов «Ачык тәрәзәләр».

Кызыксындыру бүләкләре:

Рөстәм Галиуллин «Васыять»;

Булат Сәлахов «Яратылмый калган ярлар».

«Татар телендәге тезмә әсәрләр» номинациясендә :

1 урын − Разил Вәлиев «Шагыйрь=Поэт=The poet»;

2 урын − Фәнис Яруллин «Сөю бит ул картаюны белми»;

3 урын − Гәрәй Рәхим «Мин – табылдыклар өстәле».

Кызыксындыру бүләге

Рафис Корбан «Дуслар җыры».

«Татар телендәге балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урын −  Гүзәл Әдһәм «Әбием кем исемле?»;

2 урын −  Нурия Сәйяр «Әтәч менгән киртәгә»;

3 урын − Илүсә Нәбиуллина «Батыр керпе».

Кызыксындыру бүләге

Флёра Мәрданова «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк».

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 урын −  Фирүзә Җамалетдинова «Рассказы»;

2 урын − Аяз Гыйләҗев «Давайте помолимся!»;

3 урын −  Ольга Иванова «Нурсолтан».

Кызыксындыру бүләге:

Равилә Шәйдуллина-Морат «Ялантау».

 «Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урын  − Нурмөхәммәт Хисамов «Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе»;

2 урын − Фираз Харисов, Чулпан Харисова «Рәсемле татарча-русча тематик  

                сүзлек=Иллюстрированный татарско-русский словарь»;

3 урын −  Туфан Миңнуллин «Безгә бер җыр кирәк».

Кызыксындыру бүләге:

Нурзия Сергеева «Тылсымлы бизәк=Магия узора».

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урын − Булат Солтанбәков «Гумер Усманов»;

2 урын − Азат Әхмәдуллин «Фатхи Бурнаш»;

3 урын −  Рушан Шәмсетдинов «Живопись. Графика».

Кызыксындыру бүләкләре:

Сергей Белов «Татарские промышленники»;

Руслан Бушков «Казанское угощение».

ТР Милли китапханәсе фотогалереясеhttp://kitaphane.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1451102.htm

«Татар-информ» фотогалереясе − https://www.tatar-inform.ru/photo/2019/04/16/12541/#1