ОРВИ һәм гриппны кисәтү

Татарстан Республикасы  буенча Роспотребнадзор  идарәсе бүгенге көндә Татарстан Республикасында ОРВИ белән авыручылар санының  сезонлы күтәрелүе билгеләнүен хәбәр итә.

Инфекция чыганагы − авыру кеше. Нигездә грипп белән һава-тамчы юлы аша кешеләр күпләп җыелган урыннарда зарарланалар. Кышкы чорда халык мәдәни-ял итү урыннарына – кинотеатрларга, театрларга, музейларга күпләп йөри. Шуңа күрә бу чорда гриппны кисәтүнең чараларын үтәргә кирәк (медицина битлеге кияргә, кеше күп җыела торган урыннарда булмаска тырышырга, кулларны сабын белән ешрак юарга яки бактерияләргә каршы салфеткалар, махсус гельләр кулланырга,  дымлы җыештыру үткәрергә, бүлмәләрне даими җилләтергә).

Гриппны һәм ОРВИны кисәтү турында тулырак: http://www.rospotrebnadzor.ru/about/info/news_time/news_details.php?ELEMENT_ID=11214