«Мәдәният менеджерларына сүз»

«Справочник руководителя учреждения культуры» журналы (https://e.rukulturi.ru/һәм «Культура» электрон системасы (https://vip.1cult.ru/«Мәдәният менеджерларына сүз» дип аталган IX Бөтенроссия конкурсын уздыра.

Конкурсның максаты – мәдәният өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән инновацион эшләнмәләрне, мәдәни башлангычларны барлау һәм тарату, тәҗрибә уртаклашу, нәтиҗәле һәм әһәмиятле проектларга булышлык итү.

Конкурсның беренче этабы 2019 нчы елның 15 октябрендә тәмамланачак.  Бу чорда конкурсантлар сайтта теркәлә һәм мәйданчыкка үз проектларын урнаштыралар.

(кара: http://konkurs.cultmanager.ru/art/add/ ). 

Конкурс турында нигезләмәне кара: http://konkurs.cultmanager.ru/rules/