Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) төшке ялсыз үткәрү планлаштырыла:

- «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясе Рәисенең төбәкләрдәге  җәмәгать кабул итү бүлмәсендә;

- «БЕРДӘМ РОССИЯ»  партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә;

- Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы: https://cloud.mail.ru/public/3aQV/2XsYtpPdQ