Яңалыклар


«Библио-green тотрыклы дөньяда»

Россия Дәүләт фәнни-техник җәмәгать китапханәсе һәм В. И. Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды «Библио-green тотрыклы дөньяда» дип исемләнгән Халыкара конкурс үткәрү хакында игълан итте.

Китапханәләрнең статистик хисаплары өчен 6-НК номерлы яңа форма

Росссия дәүләт статистикасы федераль хезмәте тарафыннан статистик хисапның 6-НК номерлы «Җәмәгать китапханәләре турында мәгълүмат» исемле яңа формасы расланды. Җиде бүлекнең бишесенә үзгәрешләр кертелде (тулырак Росстатның «Форманы раслау турында»гы 2018 нче елның 8 ноябрендәге 662 нче номерлы Боерыгын кара).

#Юмарт сишәмбе

#Юмарт сишәмбе (#Щедрый вторник) – халыкара хәйриячелек хәрәкәте.

«Китапханә аналитикасы − 2018» бәйгесенең шорт-бите

Татарстан Республикасы китапханәләренең 2017 елдагы эшчәнлеге турындагы аналитик хисап «Китапханә аналитикасы − 2018» бәйгесенең иң яхшы эшләре шорт-битенә керде. Россия Милли китапханәсе тарафыннан муниципаль китапханәләр эшчәнлеге турындагы иң яхшы еллык доклад бәйгесе бишенче тапкыр уздырыла.

«Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» зона семинары

2018 нче елның 17 октябрендә Әлмәт районының Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр өчен «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зона семинары узды.

«Большая книга 2018» премиясе номинантлары булган китапларга Бөтенроссия рецензияләр бәйгесе игълан ителде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе китап укучылар арасында уздырыла торган «Большая книга 2018» премиясе номинанты булган китапка иң яхшы рецензияләр бәйгесендә катнашырга чакыра.

«Больше книг» Бөтенроссия буктрейлерлар бәйгесе

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты балалар һәм яшьләр арасында укуны популярлаштыруга юнәлтелгән «Больше книг» федераль проектын тормышка ашыра башлый.

«Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» зона семинары

2018 нче елның 12 сентябрендә Кама Тамагы районының Үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр өчен «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зона семинары узды. Семинарны оештыручы − Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

«2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе старт алды

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре, мәгълүмат-китапханә эше өлкәсендәге белем бирү программалары буенча югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар арасында һәр ел саен уздырыла торган «2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе уздыру турында игълан итә.

Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе

2018 нче елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе узды.

«Ел китабы» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү

2018 нче елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә республика һәм муниципаль китапханәләр директорларының еллык киңәшмәсе кысаларында «Ел китабы – 2016» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Яңалыклар Архивы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Яш
1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31