«2019 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакырабыз

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «2019 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе уздыру турында игълан итте.

Бәйге китапханә тармагы эшчәнлегенең югары стандартларын саклауга, һөнәри осталыкның лидерларын ачыклауга, яшь белгечләрне кызыксындыруга, социаль әһәмияткә ия булган китапханә-мәгълүмат проектларын алга этәрүгә һәм Россия гражданнарына китапханә хезмәте күрсәтүдә яңа технологияләр кертүне җәелдерүгә юнәлтелгән. Бәйгедә катнашу өчен эш стажлары 2 елдан да ким булмаган Россиянең муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре һәм көндезге бүлектә укучы студентлар чакырыла.

«2019 ел китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсын уздыру этаплары:

·        25 июнь−30 сентябрь. Гаризалар кабул итү.

·        7-15 октябрь. Экспертлар советы Конкурска килгән гаризаларны бәяли һәм Жюри өчен тәкъдимнәр әзерли.

·        16-25 октябрь. Жюри Бәйгенең җиңүчеләрен билгели.

·        15-16 ноябрь. Җиңүчеләр VIII Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумында бүләкләнә.

Бәйге турында тулырак Россия Милли китапханәсе һәм Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты сайтларыннан карарга була.

Китапханә хезмәткәрләре арасында чын мәгънәсендә талантлы кешеләр күп! Сезне төрле конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашырга, төрле номинацияләрдә грантлар һәм премияләр алырга чакырабыз!

Актуаль конкурслар хакында мәгълүматны түбәндәге сайтлардан таба аласыз:

http://konkursgrant.ru/

https://vsekonkursy.ru/category/tvorcheskie-konkursy