Россиягә каршы гамәлгә кертелгән чикләүләр һәм санкцияләр буенча юлкүрсәткечләр

Икътисади тотрыксызлык шартларында халыкка һәм икътисадның риск зонасында калган тармакларына дәүләт тарафыннан махсус ярдәм чаралары күрелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында (http://government.ru/sanctions_measures/)  санкцияләр шартларында гамәлдә булган ярдәм чаралары хакында мәгълүмат бирүче махсус бүлек булдырылды. Анда мәгълүматлар ярдәм алучыларның категориясенә карап һәм эшчәнлекнең аерым тармаклары һәм өлкәләренә карап тупланып бирелә.

Эш эзләүче гражданнар, шул рәвешле, биредә үзләре өчен актуаль булган мәгълүмат таба, заемчылар кредит каникулларын рәсмиләштерү кагыйдәләре белән җентекләп таныша ала. Ә эшмәкәрләр биредә Россиядә бизнесны тикшерүгә гамәлдәге мараторийга кагылышлы мәгълүматлар белән таныша ала. Шулай ук сайтта төрле өлкә вәкилләре өчен ташламалы кредит алу мөмкинлекләре, капитал амнистиясенең яңа этабы шартлары белән дә танышырга мөмкин.

Яңа карарлар кабул ителү белән әлеге мәгълүмат бүлегенең эчтәлеге яңартыла барачак.

Россия гражданнарына һәм россия юридик затларына карата кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә риск зонасында калган халыкка һәм икътисад тармакларына ярдәм буенча законнар һәм чараларга кертелә торган төп үзгәрешләр белән Консультант Плюс һәм Гарант хокукый-мәгълүмат системаларының күзәтүләреннән танышып барырга мөмкин булачак.

Консультант Плюс системасында «Кризиска каршы чаралар – 2022» рубрикасы:

  • Күзәтү: «2022 елда кризиска каршы чаралар исемлеге»
  • Күзәтү: «Кризиска каршы чаралар: соңгы яңалыкларга күзәтү»
  • Күзәтү: «Бизнеска ярдәм итү буенча салым чаралары пакеты булдырылды»
  • Күзәтү: «Тикшерүләр, сатып алулар, кредитлар һәм корпоратив процедуралар: кризиска каршы зур закон гамәлгә керде»
  • Күзәтү: «Валюта чыгаруга Лимит һәм чит ил контрагентлары белән эшләүдә чикләүләр: яңа чараларга күзәтү»
  • Күзәтү: «Махсус икътисадый чаралар: валюта операцияләре, ПАО акцияләрен сатып алу, физик затларның банк счетлары»

ГАРАНТ системасында «Санкцияләргә каршы чаралар ˗ 2022» махсус бүлекчәсе булдырылган (махсус икътисади чаралар һәм бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар):

  • Яңа документлар
  • Россиягә каршы санкцияләр
  • Валюта җайга салу
  • Бизнеска ярдәм итү
  • Гражданнарга ярдәм итү
  • Комментарийлар һәм документлар формалары
  • Төбәк актлары
  • Темага караган барлык бүлекләр

Хәзерге вакытта хакимият органнары ил икътисадын тотрыкландыруга һәм агымдагы шартларда гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хокукый актлар кабул итә. Бу тема буенча барлык мөһим документлар «Санкцияләргә каршы чаралар ˗ 2022»  тупланмасына оператив рәвештә кушылачак.