Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгы турындагы законга кул куелды

Матди булмаган мәдәни мирас, ул шулай ук «тере мирас», халыклар тарафыннан буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне, фольклор үрнәкләрен, бер җирлектә даими уздырыла торган йола яисә бәйрәмнәрне, халык белемнәрен  һәм күнекмәләрен һ.б. үз эченә ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2022 елның 20 октябрендә, Республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясаганда, Татарстанда гомер итүче халыкларның зур һәм бай тарихи-мәдәни мираска ия  булуын билгеләп үтте.

«Туган тел, туган җир,  рухи-әхлакый традицияләребез, бай тарихи-

мәдәни  мирасыбыз,   милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык  – болар барысы да бездә  горурлык хисе тудыра,  аерым  игътибар  һәм әһәмият бирелә торган рухи хәзинәләр булып тора һәм киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булачак».

Шул ук көнне, 20 октябрьдә, РФ Президенты Владимир Путин Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгы турындагы законга кул куйды.

Федераль закон белән Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлык объектларын ачыклау, өйрәнү, куллану, актуальләштерү, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләр җайга салына. Бу максатларда закон тарафыннан «Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы», «Россия Федерациясенең этник бергәлеге», «Матди булмаган этномәдәни байлыкны йөртүчеләр» һ.б төшенчәләр билгеләнә. Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгын саклаучылар – Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы объектларын барлауга, өйрәнүгә, файдалануга, актуальләштерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга кагылышлы физик һәм юридик затлар: халык иҗаты йортлары һәм мәдәни-ял тибындагы учреждениеләр, һөнәри һәм үзешчән иҗат коллективлары, мәдәни берләшмәләр, шулай ук китапханәләр, музейлар, архивлар, фәнни, мәгариф  һ.б. оешмалар.

Федераль закон белән Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы өлкәсендә федераль дәүләт хакимияте органнарының, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының хокуклары, шулай ук Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгын йөртүчеләр һәм саклаучыларның хокуклары, әлеге өлкәдә физик һәм юридик затлар хокуклары билгеләнә.

Моннан тыш, Федераль закон белән Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлык объектларының федераль һәм региональ реестрларын алып бару тәртибе билгеләнә.

Хәзерге вакытта Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы объектлары турында мәгълүмат белән «Культура.РФ»  порталының «Традицияләр» бүлегендә танышырга була. Татарстан Республикасы буенча бу ресурста 4 объект теркәлгән:

  • Кукмара удмуртларының Акашка язгы йоласы
  • Кукмара удмуртларының сюан туй йоласы
  • Шошма удмуртларының кубызда уйнау традициясе
  • Татарстан Республикасының  Әлмәт районы Илтән-Бота авылында керәшен татарларының  Троица бәйрәмен бәйрәм итүе.

Моннан тыш, Россия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектлары Реестры (каталогы) эшли. Бу эшнең координаторы  В.Д. Поленов исемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йорты. Аның инициативасы белән күпчелек субъектларда матди булмаган мәдәни мирас объектларының региональ реестрлары (каталоглары) булдырылды.

Татарстан Республикасында Матди булмаган мәдәни мирас турындагы Закон 2017 елда ук кабул ителгән иде.

«Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон реестры» мәгълүмат системасы 2021 елда эшли башлады. Реестр «ТАТКУЛЬТРЕСУРСЦЕНТР» сайтында урнаштырылган.

«Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы турында» 2022 елның 20 октябрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль закон.