Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Хөкүмәт китапларга керү мөмкинлеген киңәйтте

Хәзерге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле китапханәләр, шулай ук фәнни һәм иҗтимагый оешмалар сайтларында бушлай аудиокитаплар, журналлар, уку материалларын карау мөмкинлеге булачак. Бу хактагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады (2022 елның 5 ноябрендәге 1999 номерлы карары).

Элек аудиокитапларга бушлай онлайн-керү  мөмкинлеге начар күрүчеләр өчен генә булдырылган иде, хәзер әлеге мөмкинлектән файдалана алучылар исемлеге  киңәйтелде. Бу исемлеккә шул исәптән инсульт кичергән кешеләр, таркау склероз, Паркинсон авыруы белән интегүчеләр дә керә.

Аерым алганда, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган китапханәләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү бүлекләре булган китапханәләр, шулай ук мондый гражданнар укый яки укыта торган мәгариф һәм фәнни оешмалар китапханәләре онлайн режимда китапларга, журналларга һәм уку әдәбиятына керә алу мөмкинлеге бирәчәк.

Карар 2022 елның июнендә кабул ителгән Гражданнар кодексының яңа нормаларын тормышка ашыру өчен әзерләнде.