Россия Федерациясенең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе

2022 елның 6-8 декабрендә Россия дәүләт балалар китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясенең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре директорларының «Рус теле һәм уку илнең мәдәни кодын формалаштыру нигезе: балалар китапханәләренең бурычлары» темасына ел саен уздырыла торган киңәшмәсен үткәрә.

Фикер алышу өчен төп темалар: хәзерге мәдәни һәм иҗтимагый киңлектә балалар китапханәләренең роле; китапханәләрдә рус телен һәм балалар әдәбиятын таныту; балалар китапханәчесенең яңа һөнәри компетенцияләрен формалаштыру үзенчәлекләре; санлы мохиттә мәгълүмати ресурсларны, продуктларны һәм хезмәтләрне алга сөрүнең заманча практикасы; балалар әдәбияты фондларын формалаштыруның яңа алымнары; балалар укуына ярдәм итү һәм алга җибәрү проблемалары буенча халыкара тәҗрибә; яңа буын китапханәләрендә хезмәт күрсәтүнең яңа стандартлары, китапханәләрнең «үзенчәлекле» балалар белән эшләү практикасы.

Өстәмә мәгълүмат фәнни-методик бүлек сайтында бастырылачак: https://metodisty.rgdb.ru/01/sov-dir/soveshchanie-2022.

Тулырак мәгълүмати  хатта.