Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2022 елның 20 октябрендә, Республика Дәүләт Советына еллык Юлламасы  вакытында  2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Татарстан Президенты еллык Юлламасында, «Бүгенге көндә этноконфессиональ өлкәдә инде күп еллар дәвамында безнең тарафтан башкарыла торган эш җитди сынауга дучар булды. Тышкы көчләр безнең халыкларның бердәмлеген, ныклыгын сыный – алар милли хисне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. Татарстан да җентекле игътибар үзәгендә. Безнең уртак бурычыбыз – әлеге хәлне булдырмау һәм илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга ышаныч белдереп, тагын да берләшү. Республикабызда зур гаилә булып яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү – безнең иң зур казанышыбыз!», дип ассызыклады.

Татарстан еллар дәвамында башкарылган эшләрне җимерергә мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа бәйле рәвештә, рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы булачак. Бу хактагы Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.