Фондларны саклау программасында катнашучы китапханәләр хезмәткәрләре өчен белем бирү блогы эшли башлады

Россия дәүләт китапханәсе документларны саклау вакытын озайтуга (консервация) кагылышлы белем бирү программаларын гамәлгә ашыра башлады. 2020 елда Россия дәүләт китапханәсе тарафыннан уздырылган Россия Федерациясенең китапханәләр фондлары торышы бөтенроссия мониторингы бу өлкәдә проблемалар булуын ачыклаган иде. 2021-2030 елларга исәпләнгән РФ китапханәләр фондын саклау  турындагы ведомство максатчан программасы кысаларында әлеге проблемаларны комплекслы чишү өчен китапханәләр фондын саклау вакытын озайту һәм фондны реставрацияләү  буенча төбәк үзәкләре челтәре төзелә. Алар, нигездә сирәк китаплар фондын саклау белән шөгыльләнәчәк. 2022-2030 елларда ил күләмендә шундый 40 төбәк үзәген ачу планлаштырыла.

Китапханәләр фондын саклау вакытын озайту һәм фондны реставрацияләү  буенча төбәк үзәкләре эшчәнлеген координацияләү, аларны заманча җиһазландыру, методик ярдәм һәм киңәшләр бирү,  төбәк китапханәләре  хезмәткәрләрен укытуны оештыру белән Россия дәүләт китапханәсе базасында төзелүче китапханәләр фондын саклау  вакытын озайту һәм реставрацияләү буенча федераль үзәк шөгыльләнәчәк.

Программага берничә укыту модуле кертелгән: «Превентивная консервация документов», «Реставрация переплёта» и «Классическая листовая реставрация».

Ахырда, төбәк китапханәләре хезмәткәрләрен теге яки бу модульне өйрәнүгә юнәлтеп бу юнәлештәге белем базасы булган,  яхшы әзерләнгән белгечләргә ия булачак.

2023 елда РФ субъектлары үзәк китапханәләренең Китапханәләр фондын саклау вакытын озайту һәм фондны реставрацияләү  буенча төбәк үзәкләре булдыруга багышланган ачык конкурста катнашырга чакыру  РДК сайтында урнаштырылган (https://www.rsl.ru/ru/2professionals/proektyi-upravleniya-obespecheniya-soxrannosti-fondov/regionalnyie-czentryi-konservaczii-i-restavraczii-bib-fondov).

Конкурста катнашу өчен 2022  елның 2 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча: restoration@rsl.ru  гариза юллау мәҗбүри.