Китапханә белеме хакындагы фәнни журналларга бердәм керү ноктасы

Хәзерге вакытта яңа технологияләр һәм мәгълүмат куллануның яңа формалары тормышыбызда көннән-көн зур урын ала. Шул шартларда китапны кулланучылар тарафыннан кабул итү дә үзгәрә. Шуны күздә тотып хәзер китапханәләр китап укучылар белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын гамәлгә кертә. Бу үз чиратында профессионаллар арасында фикер алышу зарурлыгын тагын да арттыра.  Фәнни журналларның «Китапханә эше, библиография эше һәм китап эшенә кагылышлы вакытлы матбугат»  дигән яңа порталы шушы мәсьәләне хәл итүдә ярдәмгә киләчәк (https://libs.elpub.ru/).

Порталда китапханә эшенә кагылышлы алты фәнни журнал урнаштырылган. Шуларның өчесе ˗  «Библиотековедение», «Библиосфера», «Фәнни һәм техник китапханәләр»  ВАК исемлегенә кергән журналлар. Порталда шулай ук «Труды ГПНТБ СО РАН», «Библиотечно-информационный дискурс», «Наука и научная информация» (НЭИКОН) басмалары урын алган. Биредә китапханәнең эшчәнлегенә кагылышлы мәкаләләр тәкъдим итүче башка басмалар белән дә танышырга мөмкин.

Порталдан файдаланучылар шунда ук басмаларның кыскача эчтәлеге белән таныша ала.  Биредә һәр журналның интернеттагы шәхси битенә керүнең уңайлы юлы каралган. Әмма порталның иң зур өстенлеге – бу журналларга кергән барлык мәкаләләрне эзләү өчен уңайлы мөмкинлек булуда.

Әлеге портал – китапханә фәненең һәм практикасының казанышлары турында дөрес һәм сыйфатлы мәгълүмат алуга мөһим адым.

Тулырак: https://www.rsl.ru/ru/all-news/edinaya-tochka-dostupa-k-nauchnyim-zhurnalam-po-bibliotekovedeniyu