Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча «Золотая полка – 2022» Бөтенроссия бәйгесе

Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча «Золотая полка – 2022» Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен гаризаларны 2022 елның 22 сентябренә кадәр бирергә була.

Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча  әлеге III Бөтенроссия бәйгесен Россия дәүләт китапханәсе, Россия милли китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе РФ Мәдәният министрлыгы булышлыгында уздыра. Конкурсның партнерлары арасында нәшриятлар, китап сәүдәсен оештыручы фирмалар, электрон ресурслар агрегаторлары һ. б. оешмалар бар.

Проектның максаты – муниципалитетларда модель китапханәләр фондларын булдыруны активлаштыру. Оештыручылар фикеренчә, бәйге заман таләпләренә җавап биргән үрнәк китапханәләрнең урыннарда фондларын туплауның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм аларны популярлаштырырга хезмәт итәчәк.

Конкурс җиңүчеләре үзәк, шәһәр һәм авыл китапханәләре арасында аерым билгеләнәчәк.

Мәртәбәле жюри аларны ике номинациядә: «Җәмәгать китапханәсенең иң яхшы үрнәк фонды»  һәм «Балалар (махсуслаштырылган) китапханәсенең иң яхшы үрнәк фонды»  номинацияләрендә ачыклаячак. Фонд төзүдә электрон ресурслар куллану хакындагы эссе һәм китапханә фонды хакында бәян итүче иң яхшы видеоролик авторлары аерым билгеләп үтеләчәк.

Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр мәҗбүри:

сайтта анкета тутырыру;

• «Безнең модель фонд — киләчәккә адым» темасына ирекле формада эссе язу;

• китапханә фондын тәкъдим итүче электрон презентация яки видеоролик булдыру.

Өстәмә баллар алу өчен катнашучылар «Китапханәдә  электрон ресурсларны ничек нәтиҗәлерәк кулланырга – безнең тәҗрибә» темасына эссе яза ала яки үз китапханәләре фондлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм башка интернет-ресурсларда сөйли ала.

Конкурска алына торган эшләр, аларга карата таләпләр һ.б. хакында тулырак мәгълүмат белән бәйгенең сайтында танышырга мөмкин.