Бөтенроссия Китапханәләр конгрессы - 2023 (Мурманск шәһәре)

2023 елның 10-17 июнендә  Россия китапханәләренең 2023 елгы башкаласы Мурманск шәһәрендә  Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы: Россия китапханәләр ассоциациясенең (РКА) XXVII Конференциясе уза.    Конгресс Мурманск өлкәсе Хөкүмәте булышлыгы ярдәмендә уздырыла. 2023 елгы Конгрессның темасы: «Китапханә — Россиянең мәдәни коды».

РКА конгрессы, РКА әгъзалыгына карамастан, китапханәләрнең, мәгълүмат учреждениеләренең, профильле югары уку йортларының һәм аларның партнерларының барлык төрләре вәкилләре өчен ачык.

Киң һөнәри программага традицион рәвештә «Комплектатор мәктәбе», «Каталогизатор мәктәбе», «Реставратор мәктәбе», «Китапханә блогеры мәктәбе», укыту семинарлары, шулай ук махсус чаралар кертеләчәк.

РКА сайтында катнашучыларны теркәү башланды: http://www.rba.ru/activities/conference/conf-2023/registration/online-registration/. Ул 2023 елның 20 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Докладлар белән чыгыш ясауга гаризалар кабул итү — 2023 елның 15 мартына кадәр. Әгәр белгеч конгресста турыдан-туры катнаша алмаса, программага докладларның видеоязмаларын кертергә мөмкин (РКА секциясе рәисе яки РКА түгәрәк өстәле белән килешү буенча).

Тулырак: http://www.rba.ru/news/news_5705.html