«Контент-марафон» проекты - иҗади кешеләр өчен мәйданчык

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы иҗади марафонда катнашырга - республиканың эре проектлары, берләшмәләре өчен «контент-календарь»да күрсәтелгән темалар һәм даталар буенча контент булдырырга тәкъдим итәләр.

Контент катнашучылар тарафыннан 2022 елның 15 июленнән 15 октябренә кадәр 8 номинациядә төзелә.

Проектта 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр яисә авторлар коллективы катнаша ала.

«Контент-марафон» проекты яшьләрне мәдәниятара һәм конфессияара диалогны үстерүгә, уңай фикерләү рәвешен формалаштыруга, Татарстан Республикасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны саклап калуга юнәлтелгән мәгълүмати материаллар эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Проект 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында «Экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм «Без – ул тынычлык!» республика яшьләр программасы кысаларында оештырылган.

Гариза бирергә һәм Проект турында тулырак мәгълүмат белән «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» сайтында танышырга мөмкин: https://atmrt.ru/contentmarathon

Барлык мәгълүмати материалларны түбәндәге сылтама буенча табарга була: https://disk.yandex.ru/d/1xQqhXjQM48OiA