Грантлар конкурсы

2023 елның 1 февралендә 2023 елда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Президент Мәдәни инициативалар фонды грантларының икенче конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Конкурска түбәндәге проектлар тәкъдим ителергә мөмкин:

  • мәдәният һәм академик (классик) сәнгать өлкәсендәге проектлар;
  • тармакара, челтәрле мәдәни һәм кроссмәдәни проектлар;
  • мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә белем бирү һәм остазлык проектлары (санлы технологияләрне дә кертеп);
  • мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча проектлар;
  • креатив индустрияләр проектлары (шул исәптән әдәбият һәм нәшрият эше, дизайн, мода, арт, Музыка һәм саунд-дизайн, архитектура һәм урбанистика, яңа медиа, мультимедия технологияләре, кино, театр, уеннар, креатив индустрияләр инфраструктурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә);
  • мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә фестивальләр, премияләр, форумнар үткәрүне күздә тоткан проектлар;
  • мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә стартаплар;
  • заманча популяр мәдәният өлкәсендәге проектлар.

 Конкурска тәкъдим ителә торган проектлар түбәндәге тематик юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:

  • Алгарыш милләте;
  • Бөек рус сүзе;
  • Мин горурланам;
  • Көч урыны;
  • Мәдәни код;
  • Яшь лидерлар;
  • Ил тарихы: җиңүләр тарихы. Дәверләр;
  • Күп милләтле халык;
  • Без бергә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 2023 елның 1 февраленнән 20 мартына кадәр бирергә мөмкин.

Конкурс турында рәсми мәгълүматка сылтама: https://фондкультурныхинициатив.рф

Конкурсны оештыручының контактлары: : +7 (495) 150-50-15

office@pfci.ru

Конкурска тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы проектлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

https://фондкультурныхинициатив.рф/public/application/cards