«Интернетка рәхмәт - 2022» бәйгесе

Россия Пенсия фонды «Ростелеком» җәмгыяте белән берлектә 2015 елдан бирле пенсия яшендәге гражданнарның компьютер гыйлемен үзләштерүдәге уңышларын бәяләү буенча бәйге оештыра. Традицион конкурсның быелгысы 25 апрельдә старт алды. «Интернетка рәхмәт - 2022» дигән VIII Бөтенроссия бәйгесенең максаты өлкән яшьтәгеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү, аларның электрон сервислар һәм хезмәтләр куллануга хокукларын тәэмин итү.

Бәйгедә пенсионерлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен аларның компьютердан, Интернеттан куллану серләрен мөстәкыйль яки махсус курсларда өйрәнгән булуы мөһим.

Быелгы «Интернетка рәхмәт – 2022» бәйгесенә эшләр 26 апрельдән 16 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә  ноябрь-декабрь айларында йомгак ясалачак.

Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк: 

  • «Gosuslugi.ru порталында  минем тәҗрибәм»;
  • «Минем интернеттагы казанышларым»;
  • «Интернет-эшмәкәр»;
  • «Минем иҗтимагый интернет-инициативам»;
  • «Мин – интернет йолдызы».

Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар «Интернет әлифбасы»  https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/сайтында  кабул ителә.

Гариза белән бергә конкурс эшен һәм  ике фотография җибәрү зарур.

Бәйге  нәтиҗәсендә иң актив катнашкан төбәкләр рейтингы төзеләчәк.

Узган ел анда 79 төбәктән 5 меңнән артык пенсионер катнашты. Барлык эшләр https://azbukainterneta.ru/ сайтында «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган. Иң актив төбәк номинациясендә Татарстан Республикасы җиңүче булды.

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер гыйлеменә өйрәтү буенча актив эш алып барыла. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулысынча цифрлаштырырга планлаштыра. Бу хезмәтләрдән өлкән яшьтәге кешеләр дә файдалана алсын өчен аларның компьютер гыйлемнәрен үзләштерүләре бик мөһим.

Татарстан Республикасы китапханәләре хезмәткәрләрен укучыларны конкурста катнашуга җәлеп итүдә ярдәм итәргә, бәйге шартлары турында мәгълүмат бирергә һәм конкурс эшләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итү мөмкинлеген карарга чакырабыз.