Китапханәчеләр өчен һөнәри стандарт дөнья күрде

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге  белгече» һөнәри стандартын раслады. Документны федераль һәм төбәк китапханәләре белгечләре, һөнәри белем бирү өлкәсе, Россия китапханә ассоциациясе, Россия Хезмәт министрлыгының «Хезмәт БФТИ»ның һөнәри квалификацияләрне үстерү үзәге вәкилләре әзерләде.

Һөнәри стандарт тармакны модернизацияләү һәм бөтен китапханә-мәгълүмати хезмәт күрсәтү системасын цифрлы үзгәртеп кору шартларында китапханә кадрларының һөнәри компетенцияләрен үстерүгә, күп функцияле мәгълүмати һәм мәдәни-мәгариф комплекслары буларак китапханәләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.

Стандарт 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2029 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.

РФ Хезмәт министрлыгы боерыгы һәм һөнәри стандарт тексты хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.