«Киләчәк китабы-2023» Яшьләр проектлары конкурсы

Россия китап берлеге Мәскәү политехник университеты белән берлектә  «Киләчәк китабы»  Яшьләр проектларының беренче халыкара конкурсын үткәрә.

Конкурсның максаты – укуны алга этәрү һәм пропагандалау буенча яшьләр инициативаларын хуплау һәм үстерү, Россия Федерациясе һәм БДБ илләре яшьләренең һөнәри һәм шәхси үсеше өчен шартлар тудыру, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү һәм иҗади проектларны федераль масштабта синтезлау һәм интеграцияләү өчен мөмкинлекләр бирү, иң актив яшь белгечләрдән онлайн һәм офлайн берләшмәләр булдыру.

Конкурс алты номинация буенча үткәреләчәк:

«Яңа уку форматлары»  -  техника һәм технология үсешенең актуаль һәм киләчәк дәрәҗәсен исәпкә алып, яңа уку ысулларына һәм форматларына багышланган индивидуаль яки төркем проектлары;

  • «Социаль реклама» - заманча яки яңа форматларда укуны пропагандалауга юнәлдерелгән реклама проектлары (фото, видео, плакатлар);
  • «Интернетта таныту»  - заманча яки яңа форматларда укуны пропагандалауга юнәлдерелгән индивидуаль яки төркемле интернет-проектлар;
  • «Социаль акцияләр һәм проектлар» - заманча яки яңа форматта укуны пропагандалауга юнәлдерелгән шәхси яки төркем акцияләре, чаралар;
  • «Иң яхшы язу практикасы. Кече формалар» - «Милләтара аралашу теле буларак рус теленең роле» тематикасы,  конкурс эшенең форматы - эссе;
  • «Киләчәк иллюстрациясе» -  ирекле тематика, конкурс эшенең форматы -  заманча һәм киләчәк китап йөртүчеләргә урнаштыру мөмкинлеген исәпкә алып башкарылган иллюстрацияләр сериясе (3тән 10га кадәр).

Гаризалар 2023 елның 14 февраленнән кабул ителә.

Гаризалар кабул итү 2023 елның 31 мартында тәмамлана.

Конкурс турында мәгълүмат оештыручылар сайтларында бирелгән www.mospolytech.ru. һәм   www.bookunion.ru 

Тулырак: https://bookunion.ru/news/pervyy_mezhdunarodnyy_konkurs_molodyezhnykh_proektov_kniga_budushchego/