РФ Мәдәният министрлыгының яңа Боерыгы

Мәдәният министрлыгы мәдәният өлкәсендәге Хөкүмәт премиясенә конкурс үткәрү тәртибен яңартты. Хәзер Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе ел саен конкурс нигезендә иҗади хезмәткәрләргә һәм мәдәният эшлеклеләренә биреләчәк.

- җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм Россия мәдәнияте үсешенә саллы өлеш керткән - кинематография, театр эшчәнлеге, музыка, цирк һәм эстрада, хореография сәнгате, халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать, матур әдәбият, китапханә һәм музей эше, сынлы сәнгать, дизайн һәм архитектура өлкәсендәге талантлы, үзенчәлеклеге, яңалыгы белән аерылып торган  әсәрләр яисә иҗади проектлар өчен;

- мәдәният өлкәсендә агарту проектын (китапханә эше, музей эшчәнлеге, сәнгать белеме, сәнгать фәне һәм мәдәният, мәдәни мирас объектларын саклау, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге программаларны яки проектны) гамәлгә ашыру өчен;

 - балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият, телевидение һәм радио, кинематография, сынлы һәм музыкаль сәнгать өлкәсендә яңлыгы һәм оригинальлеге  белән аерылып торган иҗади проектлар яки әсәрләр өчен.

РФ Мәдәният министрлыгының «Об утверждении Положения о проведении конкурса на соискание премии Правительства Российской Федерации в области культуры» Приказын түбәндәге сылтамадан карарга: https://rg.ru/documents/2022/06/27/minkult-prikaz460-site-dok.html