Китапханә фондларының саклану торышын мониторинглау

2023 елда Россия Дәүләт китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән китапханә фондларының саклану торышы Бөтенроссия мониторингының икенче этабын үткәрә.

Китапханә документларының торышы консервациянең кирәклеге һәм ашыгычлыгы күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк.

Мониторинг этаплары:

  • Әзерлек этабы (2023 ел, февраль) - фондларны һәм хезмәткәрләрне фондларны тикшерү буенча практик эшкә әзерләү;
  • Төп этап (2023 ел, март —  август) - документларның физик торышын бәяләү, нәтиҗәләрне гомумиләштерү һәм рәсмиләштерү;
  • Аналитик этап (2023 ел, сентябрь — декабрь) - мониторинг нәтиҗәләрен гомумиләштерү һәм анализлау.

Бөтенроссия мониторингының икенче этабында 252 китапханә катнаша. Алар — 2020 елда узган Бөтенроссия мониторингының беренче этабында катнашучылар һәм РФ төбәкләренең үзәк (республика, край, өлкә һәм милли) китапханәләре.

Тикшеренүдә шулай ук:

  • үз фондларында сирәк һәм кыйммәтле документлары булган китапханәләр (сирәк һәм кыйммәтле китаплар коллекцияләре, җирле матбугат архивы, туган якны өйрәнү һәм җирле басмалар фонды һ. б.);
  • Россиянең әйдәп баручы университетлары китапханәләре  катнаша алалар.

Катнашу өчен,  мониторинг үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрнең контакт мәгълүматларын күрсәтеп: ФИО, вазифа, эл. почта, элемтә өчен телефон, оештыручыларның электрон почтасына гариза җибәрегез psf@rsl.ru.

Тулырак: https://www.rsl.ru/ru/2professionals/proektyi-upravleniya-obespecheniya-soxrannosti-fondov/vserossijskij-monitoring-2023