Иң яхшы рәссам өчен тавыш бирегез

«ФормART» стрит-арт фестивале финалистларының иң яхшы эше өчен тавыш бирү башланды.

 «ФормART» стрит-арт фестивале Идел буе федераль округының урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлтелгән яңа иҗтимагый проекты.

Быел фестивальнең төп темасы − Covid-19 белән көрәштә бердәмлек.

Фестивальнең финалистлары − Идел буе федераль округының һәр төбәгендә сайлап алу этабы җиңүчеләре. Татарстаннан фестивальдә рәссам Азат Шакиров катнаша, ул төбәк сайлап алу этабының финалисты булды.

Тавыш бирү 2020 елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен 8 (800) 301-50-23 номерына бушлай шалтыратып, финалистның  тавыш бирү номерын (кодын) җыярга кирәк.

Финалистлар турында тулырак мәгълүмат http://formartpfo.ru/. сайтында урнаштырылган. Һәркем бары тик бер конкурсант өчен генә тавыш бирә ала. Үзенчәлеге шунда, башка төбәкләрдә яшәүчеләр үз тавышларын биргән эшләр өчен өстәмә баллар алачак.

Фестивальгә йомгак ноябрь аеның беренче ункөнлегендә ясалачак.