Кукмараның капиталь төзекләндерелгән Үзәк китапханәсе кабат ишекләрен ачты

2020 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында капиталь төзекләндерелгәннән соң Үзәк китапханә ачылу район мәдәнияте тормышында зур вакыйгага әверелде.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, район хакимияте вәкилләре, мөхтәрәм кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Район халкын һәм китапханәчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре исеменнән директор урынбасары Ирек Һадиев котладылар.

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев үз чыгышында районда федераль һәм республика программалары кысаларында күләмле эшләр башкарылуын билгеләп үтте, социаль объектларга аеруча зур игътибар бирелүне, шулар арасында яңартылган китапханәнең дә булуын ассызыклады. Шулай ук С.Д. Димитриев китапханәне төзекләндерүдә ярдәм итүе өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде. Китапханәдә китап укучыларның күп булуын теләде.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Касыймова сүзләренә караганда, шәһәр һәм район халкы китапханәгә бик теләп йөри. Ул яңартылган китапханәдә рухи азык алу, аралашу, файдалы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтте.

Республика Хөкүмәте һәм район хакимияте тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар һәм спонсорлар ярдәме китапханәне тулысынча төзекләндерүгә, техник яктан җиһазландыруга, электрон китапханә системаларына керү мөмкинлеген оештыруга, алдан эшләнгән дизайн-проект нигезендә заманча интерьерлар булдыруга тотылган.