«Иң күп укучы төбәк»

«Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесе Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы  ярдәме белән Россия китап берлеге тарафыннан уздырыла. Аның максаты – төбәкләрнең илдә әдәби тормышны үстерүгә керткән өлешен, гражданнарга уку өчен тудырган мөмкинлекләрен бәяләү, бу өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәне һәм иң әһәмиятле казанышларны ачыклау.

Жюри һәм конкурсны оештыручылар карары буенча Татарстан Республикасы илнең иң яхшы төбәкләре исемлегенә керде һәм «Иң күп укучы төбәк» бәйгесе лауреаты булды.

Оештыручылар Татарстан проектын − «Яраткан китап авторына хат» дип аталган балалар һәм яшүсмерләрнең балалар язучыларына хат-мөрәҗәгатьләре конкурсын билгеләп үттеләр.

Шулай ук Санкт-Петербург шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе дә бәйгенең лауреаты исеменә лаек булдылар.

2020 елда «Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесесендә Якутия җиңү яулады. Ул «Россиянең әдәби флагманы» исемен алды.