РФ Мәдәният министрлыгы сораштыруда катнашырга чакыра
«Мәдәният. Россия грантлары» Интернет-порталының төп бурычлары − мәдәният өлкәсендә грантлар һәм субсидияләр турында мәгълүматны берләштерүдән, шулай ук һөнәри берләшмәләргә иҗади проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән конкурслар үткәрү турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт.
Интернет-порталны үстерү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Портал администраторы - «Мәдәни стратегияләр һәм проектлар белән идарә итү Үзәге» ФДБМУ (РОСКУЛЬТПРОЕКТ) ресурстан файдаланучыларның канәгатьлелеген билгеләү максатыннан мониторинг уздыра.
Өйрәнү онлайн-сораштыру формасында «Мәдәният. Россия грантлары» Интернет-порталы битендә https://grants.culture.ru/news/opros/ оештырыла. Сораштыру 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Мәдәният учреждениеләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләре хезмәткәрләрен, шулай ук барлык теләүчеләрне онлайн-сораштыруда катнашырга чакырабыз.