Биектау районында модель китапханә ачылды

1 октябрьдә Биектау районының Чернышевка авылында яңартылган китапханә ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова катнашты.

Чернышевка авылы китапханәсе «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модернизацияләнде. Федераль казнадан бүлеп бирелгән 5 млн. сум ярдәмендә әлеге модель китапханә югары тизлекле интернет белән җиһазландырылган, заманча мәгълүмат ресурсларыннан файдалану өчен бөтен мөмкинлекләре булган, мәгълүмат ресурсларының цифрлаштырылган коллекциясе тупланган интеллектуаль үзәккә әйләнде.

Заманча бөтен уңайлыклары булган бу мәйданда  төрле яшь төркемнәре өчен дискуссия клублары, консультация пунктлары, лекторийлар эшләячәк. Китапханәнең фонды 2 меңнән артык китап белән тулыланган һәм ул ачык кулланылышта булачак. Яңа мөмкинлекләр китапханәчеләргә дә балалар һәм үсмерләр белән эшләүнең иҗади ринглар, әдәби караоке, лекция-перфоманс кебек яңа формаларын кулланырга юл ача.

   Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен китапханәгә керү урыннарында  пандуслар урнаштырылган,  хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичергән төркем өчен махсус бокслар булдырылган. Яңартылган модель китапханәдә урнаштырылган буккроссинг киштәсе теләгән һәркемгә күңеленә хуш килгән китапны теркәлмичә генә сайлау мөмкинлеге бирә.

Чернышевка китапханәсе - Татарстанда үзгәртеп корылган өченче  китапханә. Моңа кадәр шундый модель китапханәләр республиканың Спас һәм Арча муниципаль районнарында ишекләрен ачкан иде.