Ноябрьдә Санкт-Петербургта Җәмәгать китапханәләренең VIII Бөтенроссия форумы ачыла

13-14 ноябрь көннәрендә төньяк башкалада узачак әлеге форум «Яңа буын муниципаль китапханәләр: төбәкләрдән караш» дип атала. Ул IX Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумының китапханә мәйданчыгы буларак уйланылган.

Форумны Россия милли китапханәсе, Россия дәүләт китапханәсе һәм Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе Россия китапханәләр ассоциациясе белән РФ Мәдәният министрлыгы булышлыгында оештыра.

Әлеге мәртәбәле чарада федераль, төбәк бюджетлары, бюджеттан тыш финанслар ярдәмендә модернизацияләнгән муниципаль модель китапханәләр катнаша.

Катнашучыларны теркәү Җәмәгать китапханәләре форумы сайтында 2020 елның 1 октябреннән 6 ноябренә кадәр үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат: http://новаябиблиотека.рф/assets/files/informacionnoe-pismo-forum-pb-2020_.pdf

http://новаябиблиотека.рф./news/s-1-oktyabrya-nachinaetsya-registraciya-na-viii-vserossijskij-forum-publichnyh-bibliotek