Бөтенроссия онлайн-чараларда катнашырга чакырабыз

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе әгъзалары җирле  берләшмәләрне, мәдәни-танып белү туризмын үстерүне, Россия  һәм чит илләр төбәкләре,  муниципаль берәмлекләр арасында тугандашлык элемтәләрен үстерүне күздә тоткан чаралар уздыра. 2020 елның икенче яртысында оештырылучы бу чаралар шулай ук А.П.Чеховның тууына 160 ел, М.А.Шолоховның тууына 115 ел тулуга  багышлана.

  • 2020 елның 15 октябренә кадәр чорда россиялеләр һәм чит ил гражданнары арасында читтән торып бәйгеләр үткәрелә. Анда  мәдәният һәм медиа волонтерлары, музыкантлар, рәссамнар, журналистлар, тарихчылар, әдәбиятчылар, операторлар һәм режиссерлар, шулай ук мәдәни мирас объектларын һәм Россия төбәкләрендәге туристлык маршрутларын популярлаштыруга өлеш кертүчеләр катнаша. Бәйгеләрнең нигезләмәсе һәм анда катнашу өчен теркәлү формалары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://clck.ru/PYdBx.
  • 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр Халыкара әдәби-музыкаль клуб А.П.Чеховның тууына 160 ел, М.А.Шолоховның тууына 115 ел тулуга  багышланган онлайн-утырышлар уздырырга ниятли. Анда шулай ук  иҗатлары белән Россия төбәкләрен дөньяга таныткан  башка мәшһүр әдипләр хакында да сүз барачак (чараларның программасын һәм анда катнашу өчен теркәлү формасын www.glory-gallery.ru сайтыннан табарга мөмкин.

Бәйгеләргә йомгак 2020 елның ноябрендә − танып белү туризмы, мәдәни һәм медиа  волонтерларының «Живое наследие малой Родины» дигән икенче Халыкара конгрессы һәм #Узнай Россию. Донское слово әдәби фестивале барышында ясалачак.

Короновирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, быел «Живое наследие малой Родины» дигән икенче Халыкара конгресс һәм #Узнай Россию. Донское слово әдәби фестивале бөтендөнья челтәрендә дистанцион форматта уза.

Проектның интернеттагы сәхифәсе: https://infovolunteer.tilda.ws/page12858580.html

Конгресс һәм фестиваль чараларында катнашучыларны теркәү

https://forms.gle/FBop8UMejEQkRXRA6  сылтамасы буенча башкарыла.

Конгресс һәм фестивальдә катнашуга кагылышлы мәсьәләр белән Оештыру комитетының электрон  почтасына мөрәҗәгать итегез:

E-mail: glory-gallery@mail.ru