2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә РФ Президенты грантлары

Президент грантлары фонды гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль әһәмияттәге, кеше хокукларын һәм иреген  яклауга кагылышлы проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле дә, хөкүмәтнеке дә булмаган оешмалар арасында ике бәйге уздыра. Беренче конкурска гаризаларны кабул итү 1 сентябрьдә башланып китте һәм ул 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгегә түбәндәге юнәлешләрдәге эшчәнлеккә кагылышлы проектлар кабул ителә:

  • гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм аларны социаль яклау;
  • гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • гаиләгә, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм;
  • яшьләр проектларына ярдәм;
  • фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәләрендәге проектларга ярдәм;
  • мәдәният һәм сәнгать өлкәләренә караган проектларга ярдәм;
  • мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә  яшь талантларны барлау һәм аларга ярдәм;
  • тарихи хәтерне саклау;
  • кеше һәм гражданиннын,  шул исәптән тоткыннарның хокукларын һәм иреген яклау;
  • әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хәйваннарны яклау;
  • милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;
  • иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү;
  • гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.

Рәсми сайт: президентскиегранты.рф

Тулырак мәгълүмат − «Российская газета» сайтында: https://rg.ru/2020/09/03/granty-dok.html