«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» дигән бөтенроссия акциясе башланды

Быел Россия төбәкләрендә «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» дигән бөтенроссия акциясе үткәрелә. Проект  В. Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт Халык иҗаты йорты инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Ул Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проекты кысаларында уздырыла. Халык иҗаты йортлары һәм үзәкләре әлеге бөтенроссия акциясенең төбәкләрдәге координаторлары булачак.

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» проекты төрле яшьтәге мәктәп балаларына исәпләнгән. Ул шулай ук ата-аналар, педагоглар, мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләре өчен дә файдалы һәм кызыклы булачак.

Проект илдә яшәүче халыкларның күпмилләтле традицион культурасын заманча онлайн һәм оффлайн форматта өйрәнүне күздә тоткан чаралар циклыннан гыйбарәт. Алар «Этнотәнәфес», «Вебэкспедиция»,«Фолкдәрес»

юнәлешләрен, шулай ук иҗади, тикшеренү, агарту юнәлешләрен үз эченә ала. Анда мәктәп укучыларының актив катнашуы проектның иҗадилыгын һәм инновацион характерын тагын да үстерәчәк.

Чаралар циклы 2021 елның гыйнвар-март айларында уза.

Тулырак мәгълүмат белән http://www.rusfolk.ru/projects/aktsiya сылтамасы аша кереп танышырга мөмкин.