Татарстан Милли китапханәсендә республиканың китапханә эше тармагындагы «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» конкурсларына йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен     

китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

2020 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Милли китапханәсе, Республика Яшүсмерләр китапханәсе, Республика Балалар китапханәсе һәм Республика махсуслаштырылган сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе вәкилләре катнашында конкурсның оештыру комитеты утырышы узды. Конкурсны төп оештыручы −  Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

Әлеге премияләр 2000 елдан башлап ел саен бирелә. Аларның максаты – китапханә хезмәткәрләре арасында иҗади эзләнүгә омтылышны арттыру һәм яңача эшчәнлек төрләрен үстерү, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү юнәлешендә матди яктан кызыксындыру, республикада китапханә эшен үстерү.

«Лидер» премиясе ел йомгаклары буенча иң яхшы эшләгән китапханәгә хәзерге заман китапханә системасының югары үрнәген булдырган, китапханәдән файдаланучыларга нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт күрсәткән, китапханәдә хезмәт күрсәтүне камилләштергән һәм үстергән, халык арасында китапханәнең һәм китапханәченең социаль статусын күтәргән өчен бирелә.

«Иҗади эзләнү» премиясе китапханәләр эшчәнлегендә яңа юнәлешләр һәм эш алымнары кулланган өчен «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләрендә бирелә.

2019 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 19 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан 28 эш тәкъдим ителде (3 – «Лидер», 25 – «Иҗади эзләнү» премияләренә).

 «Лидер» премиясенә китапханә эшчәнлеген үстергәне, яңача эш формаларын керткәне, китапханәләрнең матди-техник базасын яңартканы, милли мәдәниятне үстерү һәм саклау буенча актив эш алып барганы өчен Арча муниципаль районының «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе лаек булды.

 «Иҗади эзләнү» премиясе лауреатлары:

«Үзәк китапханә» номинациясендә:

  • «Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе «Айда в библиотеку» дигән пиар-проектны эшләгәне һәм тормышка ашырганы өчен.

 «Шәһәр китапханәсе» номинациясендә:

  • «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»  муниципаль бюджет учреждениесенең 6 нчы номерлы филиалы − Шәһәр балалар китапханәсе, балаларны үстерү һәм тәрбияләү буенча «Радужная мозаика», «Фантазёры», «Школа умников и умниц», «Мир увлечений», хобби-остаханә проектлары өчен.

 «Авыл китапханәсе» номинациясендә:

  • «Балтач җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 8 нче номерлы филиалы − Югары Субаш авыл китапханәсе «Читая мысли, думая, живём» проектын эшләгәне һәм тормышка ашырганы өчен.

Яңача эш алымнарын актив һәм нәтиҗәле кулланганнары өчен оештыру комитеты карары нигезендә Рәхмәт хатлары белән түбәндәге  китапханәләр бүләкләнделәр:

  • Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең  Үзәк китапханәсе.
  • «Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 17 нче номерлы филиалы − Кырынды авыл китапханәсе.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!