Киң катлам укучыларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрдә балалар өчен тыелган мәгълүмат продукциясен тәкъдим итү һәм урнаштыру кагыйдәләре

Фондларын формалаштырганда китапханәләрдә мәгълүмат продукциясен яшь категорияләренә карап классификацияләү һәм  маркировкалау таләпләре үтәлергә тиеш. Китапханәләр шулай ук мәгълүмат чыганакларын яшь үзенчәлекләренә карап бирү  һәм балалар әдәбияты фондын өлкәннәр әдәбияты фондыннан аерым урнаштыру буенча да чаралар күрергә тиеш.

2010 елның 29 декабрендә дөнья күргән «Балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зарар китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы 436 нчы федераль канунның (29.12.2010 N 436-ФЗ ) 5 нче мәддәсенең 2 нче өлешендә балалар арасында тарату тыелган  мәгълүмат төрләре китерелә. Китапханәләр фондларында сакланган шундый мәгълүмат продукциясе 18 яше тулган затларга гына бирелә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, укучылары һәм (яки) кулланучылары арасында яше 18 гә җитмәгән затлар булган китапханәләр, «18+» маркировкалы яки «балалар өчен тыела» дигән кисәтү бирелгән мәгълүмат продукциясен балигъ булмаган кулланучылардан ераклаштыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Китапханә хезмәткәре шундый мәгълүматка сорау булганда да, аны 18 яше тулмаганнарга бирүдән баш тартып, аларга үз яшьләренә туры килгән мәгълүмат тәкъдим итәргә тиеш була.

РФ Мәдәният министрлыгының 2019 елның 6 декабрендә кабул ителгән «Киң катлам укучыларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрдә балалар арасында тарату тыелган мәгълүмат продукциясен «Балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зарар китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы федераль канунның 5 нче мәддәсенең 2 нче өлешендәге таләпләргә туры китереп тәкъдим итү һәм урнаштыру кагыйдәләрен раслау турында»гы 1905 нче боерыгы. Россия Юстиция министрлыгында 2020 елның 27 июлендә 59077 нче номер белән теркәлгән.

Боерык «Российская газета»ның 2020 елның 28 июль  санында басылган: https://rg.ru/2020/07/28/minkult-prikaz1905-site-dok.html