Михалков академиясе октябрьдә Казанда фестиваль уздыра

2020 елның көзендә Н.С.Михалков академиясе РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Метаморфозы. Фестиваль одного дня» («Метаморфозалар. Бер көнлек фестиваль») махсус проектын гамәлгә ашыра. Ул бөек классиклар А.П Чехов белән И.А.Бунин иҗатларына багышлана.

Әлеге проект инде өченче ел оештырыла. Шушы вакыт эчендә фестиваль илнең 8 төбәгендә зур уңыш белән  узды. Анда 8000 артык кеше катнашырга өлгерде.

Быелгы фестиваль кысаларында Идел буе төбәкләренең эре шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен түләүсез чаралар планлаштырылган. 8 октябрьдә фестивальне Казан кабул итә. Чараның программасында киң катлам тыңлаучылар өчен А.П.Чехов иҗатына багышланган лекция, профессиональ актерлар һәм профильле югары уку йортларының чыгарылыш курсларында белем алучы студентлар өчен мастер-класслар урын алган. Шулай ук А.П Чеховның «Мелихово» Дәүләт әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы белән берлектә «Чехов. Линия жизни» дигән күргәзмә оештырылачак. Н.С.Михалков академиянең «Метаморфозы V: Мадрид» иҗади лабораториясе спектаклен тәкъдим итү фестивальнең үзәк чарасы булачак.

Казандагы барлык чаралар М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры  бинасында узачак.

Тулырак мәгълүмат: https://academynsm.ru/ru/