Күренекле шәхесләр турында видеоцикл

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан татар халкы тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр турында видеоцикл әзерләнде.

Видеоцикл Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтының YouTube-каналында урнаштырылган. Хәзерге вакытта Бакый Урманче, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәш, Мәгубә Сыртланова, Илһам Шакировка багышланган 6 чыгарылыш урнаштырылган. Тапшыруларны тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы алып бара.

Интернет-ресурска сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCLqljduLwGrgmjmnLsAxNuw