Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җыентык балалар өчен иң яхшы патриотик тәрбия чарасы

Татарстан Республикасы китапханәләре фонды кыйммәтле басма - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән «Чтобы помнили...» юбилей җыентыгы белән тулыланды.

 Әлеге китап  Россия, Беларусь, Украина, Әзербәйҗан, Латвия, Алмания, Израиль, Испаниянең балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат итүче фронтовик әдипләрен, замана язучыларын берләштергән «Надежда» балалар әдәбиятына ярдәм фондының халыкара проекты санала. Юбилей җыентыгында иҗатлары урын алган 42 автор һәм тәрҗемәче арасында татар әдәбияты вәкилләре дә бар.

Әлеге уникаль проектның авторы һәм җитәкчесе - Балалар әдәбиятын үстерү һәм ярдәм фондының президенты, балалар язучысы, шагыйрә, Россия Язучылар берлеге әгъзасы  Надежда Кузнецова. Аның сүзләренә караганда, Татарстан хезмәттәшлек идеясенә беренчеләрдән булып теләктәшлек белдергән. «Әлеге җыентыкны төзү идеясе Мәскәүдә режиссер Михаил Комлевның хәрби-патриотик фильмы презентациясе барышында туды. Дөньядагы тынычлыкның нәрсә бәрабәренә яулануын балаларга җиткерәсе килде», − ди шушы көннәрдә Казанда китапны тәкъдим итү кичәсендә катнашкан Надежда Кузнецова. Презентация  ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында узды. Җыентык авторлары китапларның бер өлешен Татарстан китапханәләренә бүләк итте.

«Татмедиа» АҖ филиалы булган «Идел-Пресс» басмаханәсендә нәшер ителгән бу җыентыкта мәктәп укучылары өчен сугыш һәм тынычлык, халыкның батырлыгы һәм хәтере хакында сөйләүче шигырьләр, хикәяләр тупланган. Проектның координаторы, Россия Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты комиссиясе рәисе шагыйрә Вера Хәмидуллина белдергәнчә,  җыентык иң яхшы патриотик тәрбия чарасы. Аны һәр яшь укучыга җиткерү мөһим.