«Глаголица» балалар әдәби премиясе

«Счастливые истории» хәйрия фонды 2014 елдан бирле «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе» дигән бәйге уздыра.

Проектның максаты – рус һәм татар телләрендә иҗат итүче яшь авторларны кызыксындыру. Бәйге шартлары буенча, әлеге бәйсез әдәби премиягә Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче 10 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм үсмерләр дәгъва итә ала.

Алар өчен «Проза», «Поэзия», «Эссеистика», «Әдәби тәрҗемәләр» дигән номинацияләр каралган. Премиягә дәгъва кылучы яшь авторлар моңарчы беркайда да нәшер ителмәгән әдәби әсәрләрен шушы номинацияләрдә тәкъдим итә ала. «Проза» һәм «Эссеистика» номинацияләренә һәр авторның берәр әсәре генә кабул ителсә, «Әдәби тәрҗемәләр» номинациясенә әсәрнең тәрҗемәсе аның автор башкаруындагы оригиналы белән бергә кабул ителә. «Поэзия» номинациясенә авторлар гомуми күләме 60 юлдан артмаган берничә әсәрен тәкъдим итә ала. Моның өчен аларга «Глаголица» премиясенең рәсми сайтына кереп заявка бирергә кирәк. Бәйгедә катнашу бушлай.

Премиягә дәгъва итүче эшләр 2020 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат - бәйгенең рәсми сайтында: https://www.glagolitsa-rt.ru/