РФ Мәдәният министрлыгы белән Россия дәүләт китапханәсе бәйгедә катнашырга чакыра

РФ Мәдәният министрлыгы белән Россия дәүләт китапханәсе үзәк һәм муниципаль китапханәләрне «Библиотеки. ПРОдвижение» дигән бәйгедә катнашырга чакыра. Бәйгенең максаты – китапханәләр брендын танытуда иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм алар хакында бөтен илгә сөйләү, шулай ук китапханәләрнең мөмкинлекләре, аларның башка мәдәни интитутлар алдында  өстенлекләре  хакында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү.

Конкурска гаризалар 14 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Дәгъва итүчеләр түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала:

  • «Китапханә бренд буларак»;
  • «Китапханәдәге иң яхшы матбугат хезмәте»;
  • «Иң яхшы пиар-проект: китапханә чараларын, акцияләрне алга этәрү»;
  • «Китапханәләрне социаль челтәрләр аша таныту».

Һәр номинация җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары IX Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы кысаларында оештырылучы Мәдәният буенча координация советында бүләкләнәчәк.

Бәйге хакында тулырак мәгълүмат белән пробиблиотеки.рф сайтында, бәйгенең нигезләмәләре белән – Россия Мәдәният министлыгы хатында танышырга мөмкин.

Проектның рәсми сайты: http://пробиблиотеки.рф

Бәйгегә кагылышлы сорауларны pr@leninka.ru почтасына юлларга мөмкин. 

Хат  темасында конкурсның исеме - «Библиотеки. ПРОдвижение» күрсәтелергә тиеш.