Беренче Бөтенроссия Гаилә укулары онлайн-фестивале #ЧитайФест

#ЧитайФест − беренче Бөтенроссия Гаилә укулары онлайн-фестивале. Фестиваль 2020 елның 30 октябреннән 1 ноябренә кадәр 33 нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсенең «балалар сәхнәсендә» узачак.

ЧитайФест Россия дәүләт балалар китапханәсе тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәмендә оештырылды. Фестивальнең оештыручылары − Россия китап берлеге, Россия китап басучылары ассоциациясе һәм «Китап укучыны үстерәбез» ассоциациясе.

Фестивальнең программасы түбәндәге рубрикалар буенча формалаштырылган: матур әдәбият, фәнни-популяр әдәбият, фольклор, ата-аналар һәм белгечләр өчен педагогика һәм психология буенча әдәбият. Онлайн фестивальнең эшлекле өлеше гаилә укуларының, балалар өчен китап басуның төрле аспектларына һәм китап тармагының актуаль проблемаларына багышланган. #Читайфест кунакларын язучылар һәм рәссамнар белән очрашулар, танып-белү лекцияләре, мастер-класслар, интерактив гаилә дәресләре һ.б. көтә.

Фестивальнең беренче көнендә Бөтенроссия гаилә укуы марафоны узачак, аның барышында китапханәләр, Россиянең сигез федераль округыннан килгән төбәк мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре онлайн-форматта гаилә укуына багышланган иң яхшы эшләрен һәм виртуаль проектларын тәкъдим итәчәк.

Марафон турыдан-туры эфирда ChitaiFest.rgdb.ru сайтында һәм Культура. РФ порталында трансляцияләнәчәк.

Тулырак:

https://chitajfest.rgdb.ru/

https://rgdb.ru/home/news-archive/6055-obyavlen-pervyj-vserossijskij-onlajn-festival-semejnogo-chteniya-chitajfest