Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

Яңалык

"Энҗе- мәрҗәннәр җыючы әдип". Әдәби-музыкаль кичә.

"Милли мәдәният - саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында Казанбаш һәм Иске Төрнәле авыл китапханәчеләре язучы, галим Нәкый ага Исәнбәтнең иҗаты буенча "Энҗе мәрҗәннәр җыючы әдип" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте.

Нәүрүз бәйрәме.

21 март көнне Иске Төрнәле авылы китапханәсендә 1 – 4 класс укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Укучылар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап таптылар

"Тарихта калган эзләр". Тематик кичә.

16 март көнне Иске Төрнәле авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә "Тарихта калган эзләр" дигән кичә үткәрелде.

“Укытучы образы балалар китабы битләрендә”. Акция

2023 ел – Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган “Укытучы образы балалар китабы битләрендә” дигән акциягә Иске Төрнәле авыл китапханәсе дә кушылды.

"Бәхет илендә". Балалар иртәсе.

18 январь көнне иске Төрнәле авылы китапханәсендә 1 - 4 класс укучылары өчен балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Бәхет илендә" дигән балалар иртәсе үткәрелде.

"Холокост - безнең хәтердә". Час памяти.

27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елда , ун еллап тоткынлыкта булган Освенцим һәм Аушвец концлагерларында җафа чиккән тоткыннарны Кызыл Армия азат итә.

"Хаксызга рәнҗетелгән язмышлар". Хәтер сәгате.

30 октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Төрнәле авыл китапханәсендә «Хаксызга рәнҗетелгән язмышлар» исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу кичәдә китапханәче өлкән класс укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде. Кичәне оештыручылар бик бай эчтәлекле презентация аркылы укучыларга бу еллар турында тулы мәгълүмат бирде.

"Өлкәннәр - алтын канат". Әдәби - музыкаль кичә.

2 октябрь көнне Иске Төрнәле авыл китапханәсе клуб белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан “Өлкәннәр – алтын канат” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Кичәне авылыбыз абыстае Гаилә апа ил – җирләребезгә иминлек теләп дога укып башлап җибәрде. Бәйрәм шигырьләр , җырлар, гармун моңнары белән үрелеп барды. Көн яңгырлы булса да, бәйрәмгә килгән өлкәннәребез табигать елавына игътибар итмәде, үзара аралашып, яшьлек елларын искә төшереп утырдылар...

"Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе.

Иске Төрнәле авылы китапханәсе "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылды.Акциядә катнашкан балалар учларына су алып гөлләрне. Алар шулай итеп Беслан афәтендә гөнаһсыз һәлак булган балаларны искә алдылар, гүяки, чәчәкләргә су сибеп , һәлак булганнарны хәтерләрендә терелттеләр.

XIII Халыкара Акция "Балаларга сугыш турында укыйбыз"

Иске Төрнәле авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" XIII Халыкара Акциясендә катнашты. Китапханәче балаларга бөек Ватан сугышы турында сөйләде , язучы Ибраһим Газинең "Йолдызлы малай" хикәясен укыды.

"Беркем дә , бернәрсә дә онытылмый". Хәтер сәгате.

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрүне искә алу буенча Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә 7 - 11 класс укучылары өчен "Беркем дә , бернәрсә дә онытылмый" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. укучыларга Бөек Ватан сугышында нацистларның тыныч халыкка карата җинаятьләре турында видеофильм күрсәтелде.

,, Галәмгә сәяхәт " Мәгълүмат сәгате.

12 апрель - Космонавтика көне , Юрий Гагаринның галәмгә беренче мәртәбә очуына 61 ел. Шул уңайдан китапханәдә 1 - 4 класс укучылары өчен "Галәмгә сәяхәт" дигән мәгълъмат сәгате үткәрелде Юрий Гагарин турында , космос темасына багышланган күргәзмә төзелде. Китапханәче укучыларга космонавтика тарихы , космонавтлар , Ю. Гагарин турында сөйләде.

"Кошлар безнең дусларыбыз". Балалар иртәсе.

1 апрель көнне китапханәдә 1 – 4 класс укучылары белән Халыкара кошлар көне уңаеннан “ Кошлар – безнең дусларыбыз !” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы , кошларның файдасы турында сөйләде. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырладылар , “Син кошларны беләсеңме ?” дигән викторинаның сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә “ Канатлы дусларыбыз” дигән китап күргәзмәсе эшләде.

" Кырым һәм Россия - бербөтен !"

18 март көне безнең илдә Кырымның Россиягә кушылу көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан китапханәдә 1 – 4 класс укучылары белән «Кырым һәм Россия – бербөтен !» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Кырымның тарихы , табигате һәм истәлекле урыннары турында сөйләде. Балалар рус язучыларының һәм шагыйрьләренең Кырым турында әсәрләре белән таныштылар.

" Туган телем - татар теле ". Әдәби кичә.

21 февраль көнне китапханәдә Халыкара Туган тел көне уңаеннан 1-4 класс укучылары белән “ Туган телем – татар теле “ дигән әдәби кичә үткәрелде . Китапханәче балаларны Туган тел көненең тарихы белән таныштырды. Балалар табышмакларга җавап таптылар , мәкальләрнең дәвамнарын әйтеп бетерделәр , җырлы – биюле уеннарда катнаштылар. Татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Туган тел турында шигырьләр сөйләү бәйгесе оештырылды.

" Тирәнәя һаман яралар ". Әфган сугышы ветераны белән очрашу кичәсе.

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел булды. Шул уңайдан китапханәдә Әфган сугышы ветераны Фәнис Тимашев белән очрашу кичәсе үткәрдек. Ул 1 – 4 класс укучыларына Әфганстан , авыр сугыш юллары , хезмәттәшләре турында сөйләде. Балаларны туган илне яратырга , спорт белән шөгыльләнергә , илне сакларга лаеклы булырга чакырды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Соңыннан Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз туры

« Көчле рухлылар : разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз » V Бөтенроссия акциясе.

3 февраль көнне иске Төрнәле авылы китапханәсе « Көчле рухлылар : разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз » V Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышы елларында разведчиклар һәм партизаннар батырлыгына багышлана. Акция кысаларында 1 – 4 класс укучылары белән батырлык сәгате үткәрдек. « Дети – герои Великой Отечественной войны» дигән китаптан герой пионерлар Марат Казей , Леня Голиков , Валя Котик , Зина Портнова , Володя Дубинин батырлыгы турынд

" 900 көн батырлык " Хәтер сәгате.

27 январь - Ленинград блокадасы өзелгән көн уңаеннан китапханәдә ,, 900 көн батырлык " дигән китап күргәзмәсе төзедек һәм 1 - 4 класс укучылары өчен Хәтер сәгате үткәрдек. Китапханәче бу тарихи дата , шәһәрнең блокаданы ничек җиңеп чыгуы, халыкның бу сынауларны үткәндә күрсәткән түземлеге һәм батырлыгы турында сөйләде. Соңыннан балаларга Ленинград блокадасы турында документаль фильм күрсәтелде.