Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

"Энҗе- мәрҗәннәр җыючы әдип". Әдәби-музыкаль кичә.

"Милли мәдәният - саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында Казанбаш һәм Иске Төрнәле авыл китапханәчеләре язучы, галим Нәкый ага Исәнбәтнең иҗаты буенча "Энҗе мәрҗәннәр җыючы әдип" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте.Кичәдә Н. Исәнбәтнең шигырьләре укылды, шигырьләренә язылган җырлары укылды, "Миркәй белән Айсылу" трагедиясеннән өзек, "Хуҗа Насретдин" комедиясенә буктрейлер күрсәтелде.Язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.