Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

Нәүрүз бәйрәме.

21 март көнне Иске Төрнәле авылы китапханәсендә 1 – 4 класс укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Укучылар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап таптылар. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә кунак булып килделәр. Кыш белән яз көч сынашты. Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады, изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Ә Нәүрүзбикә залдагыларны яз башлануы белән котлады. Ахырдан барысы да коймак белән сыйланды.